18 сентябрь көнне китапханәче Саттарова Л.Р., Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «а» сыйныф укучылары өчен татар язучысы Г. Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган «Идел җырчысы» дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара башында китапханәче Гариф Ахуновның тормыш юлы, аның татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләде. Язучыга Бөтенсоюзга танылу китергән «Хәзинә» романына аерым игътибар бирелде. Балалар авторның татар авылы тормышын оста итеп сурәтләве, мөһим социаль һәм әхлакый мәсьәләләрне күтәрүе турында белделәр. Аннары укучылар язучының иҗаты турында фикер алышуда катнаштылар. Алар Г.Ахуновның укыган әсәрләре турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар, аның китапларындагы проблемалар турында фикер алыштылар. Туган телне һәм мәдәниятне саклау темасы аеруча кызыксыну уятты. Әдәби сәгать азагында Г.Ахуновның тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр.