Кукмарада гомер итүче Лира Мөхәммәтшинаның кул эшләрен күреп сокланмый мөмкин түгел. Түбәтәй, калфакларның ниндиләре генә юк, ә фатир диварлары берсеннән-берсе матур итеп чигелгән шамаилләр, картиналар белән бизәлгән. 84 яшьлек ханымның бу кадәр хезмәткә ничек көче җитә, дисең. Ә ул исә һәр эшен күңел биреп, яратып башкара.
Лира апа тумышы белән Балтач районы Нөнәгәр авылыннан. Ул укытучылар нәселеннән. Әти-әнисе дә, алты бертуганы да – педагоглар. Аларның гомуми хезмәт стажы 400 елдан артып китә. Лира апа үзе дә 42 елын укытучылыкка багышлаган. Шахтерлар поселогы Буланашта татар балаларына рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Чигүгә дә беренче адымнарын шунда ясаган.
– Әтиебез сугышта катнашкан офицер иде. Каты яраланып кайтты, авыруы сәбәпле укыта алмады. Чепья авылында парторг булып эшләде, китапханә дә алып барды. Мин рус мәктәбендә укыдым. Әти үлгәч, апам аның эшен дәвам итте. Ә ул югары уку йортына киткәч, мине калдырдылар. Соңыннан Салавычка рус теле укытучысы итеп җибәрделәр, Түнтәр, Пыжмара, Арбор мәктәпләрендә дә эшләдем. Соңыннан югары уку йортына кердем, – дип искә ала ул.
Лира апа шахтерлар шәһәренә тормыш иптәше Тәбрис абый белән күченеп китә. Анда туган якларыннан бәхет эзләп килгән татар гаиләләре бик күп була. Ә балалар рус телен белми диярлек. Лира апа, дәрестән соң аларны калдырып, рус теленә өйрәтә башлый. Башта биш бала йөри, соңыннан – унбиш. Белемне кызыклырак итү өчен, җыр-бию дә куллана. Соңрак ул рәсми рәвештә татар якшәмбе мәктәбен оештыра. Моның өчен аерым бина табып, иренең ярдәме белән ремонт ясыйлар. Концертлар өчен киемнәр тегү, костюмнар әзерләү дә аның җилкәсенә төшә.
– Башта пәрдәләрдән күлмәкләр тегә идек. Соңрак калфак, түбәтәй кирәк булды. Өйрәтүче юк, шуңа барысын да үзем өйрәндем. Шулай кул эшләре түгәрәге дә оешып китте, – ди ул.
Әмма директор булган чорда Лира апаның чигүгә вакыты җитми. Бу эшкә ул Кукмарага кайткач чын-чынлап керешә.
– Арчада Харисова исемле оста хатын бар иде. Ельцинга түбәтәй чиккән кеше ул. Аның өендә бер атна яшәп, түбәтәй чигәргә өйрәндем. 2002 елдан бирле көн саен түбәтәй, калфак, шамаилләр чигәм. Әле дә туктамыйм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановта ике түбәтәем бар. Кытайга да, Финляндиягә дә китте эшләрем. “Баламишкин” ансамбле егетләре дә түбәтәйләремне кия. Район башлыгы Сергей Димитриевта да минем түбәтәй, – дип горурлана ул.
Түбәтәй калыпларын Тәбрис абый ясаган. Алар төрле зурлыкта. “Өске ягы астыннан ике сантиметрга кечерәк булырга тиеш”, – ди оста. Калыплар имәннән эшләнсә яхшы, чөнки башка агач тиз ярылучан. Чигү җайланмалары да – иренең хезмәте. Киергечне урындыкка урнаштырып, әйләндереп була торган итеп эшләгән, бик уңайлы. Хәләл түбәтәйләр дә була дип аңлата чигүче, ул калыплаган вакытта желатинның нинди булуына карый икән.
– Мин сәйлән белән генә түгел, канитель белән дә чигәм. Аны “алтын белән чигү” дип йөртәләр. Материалы кыйммәт, эше дә мәшәкатьле. Атна буе бер түбәтәй чигәсең. Элек тукыма табу да кыен иде, хәзер интернет ярдәмгә килә, аннан заказ биреп кайтартам, – ди Лира апа.
Чигү үрнәкләрен ул үзе уйлап таба. Арчада күргән бер мулланың имән яфраклары белән чигелгән түбәтәе, мәсәлән, илһам биргән, аны төшереп алып кайткан. Үрнәкләрне кабатламаска тырыша, рәсемнәрдән дә, интернеттан да файдалана. Казан остасы Нурислам Сираҗиев эшләре дә күңеленә хуш килгән.
– Түбәтәйләр халкыбызның тарихын да чагылдыра. Татар, мишәр, башкортларныкы – һәрберсе үзенчә, – ди ул.
Лира Мөхәммәтшина – гомерен укытучылыкка багышлаган, хәзер исә кул эшләрендә үз юлын тапкан чын остабикә. Аның хезмәтендә тырышлык та, сабырлык та, милләтенә булган мәхәббәт тә ярылып ята. Ул чиккән һәр түбәтәй, һәр калфак – күңел җимеше, йөрәк җылысы белән сугарылган сәнгать әсәре. Лира апа кебекләр булганда, халкыбызның милли мирасы да, чигү осталыгы да югалмас, киләчәк буыннарга юл табар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз