Барлыгы 1300 гектар мәйданда үстерелгән әлеге культураның 1000 гектарыннан силос салырга, ә 300 гектарын орлыкка сугып алырга планлаштыралар.
Басу-кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Хуҗалыклар игенчелек белән беррәттән, терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар бирә. Үткән атнада “Восток” җәмгыятендә кукуруз уруга керештеләр. Барлыгы 1300 гектар мәйданда үстерелгән әлеге культураның 1000 гектарыннан силос салырга, ә 300 гектарын орлыкка сугып алырга планлаштыралар.
Кукуруз – район өчен стратегик әһәмияткә ия культура. Шуңа күрә аны вакытында җыеп алу һәм сыйфатлы итеп саклау зур әһәмияткә ия. “Восток” җәмгыяте хезмәтчәннәре дә һәр гектардан мул уңыш алу өчен тырыш хезмәт куя.
Расыйм Нуриев 25 ел “Восток” җәмгыятендә бригадир булып эшли. Без барганда, аның кукуруз уручы комбанчылар янында басуда кайнашкан вакыты иде.
- Бөртеклеләрнең гектарлары аз калып бара, һава торышы сынатмаса, шушы дүрт-биш көндә уракны төгәлләрбез дип уйлыйм. Хәзерге вакытта кукурузга чыктык, әлеге культура безнең 1300 гектар мәйданны били. Шуның бер мең гектарыннан силос салырга, калганын орлыкка сугарга планлаштырабыз, - дип сөйләде ул. – Аллага шөкер, быел уңыш әйбәт. Кукурузның биеклеге өч метрга якын, аны да уздырган урыннары бар. Чәкәне дә әйбәт, бер сабакта икешәр. Исән-сау җыеп алырга язсын.
Бүгенге көндә урак барганлыктан, кукуруз басуында техника әзрәк дип сөйләде бригадир. Бер генә комбайн ура, алга таба аңа тагын берәү өстәлер дип торалар. Ике КамАЗ һәм ике трактор яшел массаны мегаферма янындагы силос траншеясына ташып тора.
- Хуҗалыкның 3 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнары Ядегәр җирлегендә булса, 2 мең 500 гектарга якыны - Важашур һәм Ятмас-Дусай якларында. Ике ара бик ерак. Бер якка бару гына 60 чакрымга җыела. Шуңа күрә техника күп кирәк. Әле урак кына түгел, саламын җыеп аласы, артыннан җирне эшкәртеп тә барасы. Саламны мегаферма янына урнаштырабыз, өлгермәгәндә басу кырыена чыгарып, өеп барабыз, бераз эшләр кимегәннән соң, аларны бирегә ташып куячакбыз. Берничә ел инде көзге культуралар чәчкәнебез юк, чөнки безнең төп юнәлеш - терлекчелек, - дип сөйләде Расыйм Нуриев.
Хуҗалыкның 1 мең гектар күпьеллык үлән җирләре бар. Быел аннан өч тапкыр уңыш алганнар. Төп өлешен сенажга салып, беразын печәнгә калдырганнар. Пай хуҗалары һәм эшчеләр дә хәзер печәнгә түгел, күбрәк монокормга өстенлек бирә, диделәр. Ә печән алучыларга аны капка төбенә кадәр китерәләр. Саламны да шулай ук төргәкләп хуҗаларга илтеп тапшырганнар. Бу халыкны эштән бүлмәс, вакытны әрәм итмәс өчен эшләнгән. Чөнки һәр эшче кул кадерле, ди Расыйм Рәкыйп улы. Бер механизаторга берничә техника билгеләнгән. Ул берсендә эшләгәндә, икенчесе тик тора, дигән сүз. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тармагына яшьләрне тартырга кирәк.
- Уңыш әйбәт булса да, елны игенчеләр өчен җиңел килде, димәс идем. Язын яңгырлар аркасында чәчә алмый интектек, хәзер булган уңышны җыеп алырга көне юк. Алга таба ничек булыр, - диде тәҗрибәле бригадир.
Түбән Шәмәрдән авылыннан Нәзир абый Вәлиев 1990 елдан бирле авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Бүгенге көндә ул РСМ азык хәзерләү комбайнын иярләгән, кукуруз ура. Бу - аның дүртенче кыр корабы.
- Яшь чакта абый белән комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Аннары Нива, Дон, Ягуар комбайннарын иярләдем. Алар иске булса да, нык техника иде. Монысы яңа, әлбәттә, әмма йомшаграк, тиз бирешүчән, - диде ул.
Хуҗалыкта эш бетми дип сөйләде механизатор. Моннан тыш, әле ул тракторда да эшли. Техникаларын үзе ремонтлап, карап тора. Иртә яздан чәчүгә чыга, уракта катнаша, ә кышын кар эттерә.
Мегаферма янындагы силос траншеясында ике трактор яшел массаны өеп, берсе тыгызлап тора иде. Шунда эшләүче, Түбән Шәмәрдән авылыннан Равил Рәхимҗанов - хуҗалыкта иң өлкән механизаторларның берсе. Аңа – 67 яшь. Бүгенге көндә пенсиядә булса да, яшьләрдән калышмый.
- 1976 елдан бирле хуҗалыкта эшләдем. Китеп торган чаклар да булды, әмма барыбер яраткан эшкә әйләнеп кайттым. Пенсиягә чыккач та, әзрәк ярдәм итәргә дип чакыргач каршы килмәдем. Хезмәт юлымны чылбырлы тракторда башлаган идем. Аннары Т-150, МТЗ-1221гә утырдым, хәзер менә Амкадорда сенаж, силос таптатам. Нинди эш кушалар, барысын да башкарабыз. Әмма яшь барган саен, күтәреп эшләп булмас иде, ә техника руленә көч җитә, бирешмибез әле, зарланган юк. Яшьләр белән эшләве үзе бер рәхәт, күңелләр күтәрелеп китә, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз