Мәдәни инфраструктураны үстерүгә һәм чараларның үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән илкүләм проект кысаларында 14 сентябрьдә Кукмара шәһәренең үзәгендә Ленин бакчасы янында истәлекле вакыйга-бертуган Родигиннарга һәйкәл ачылды.
Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка вазыйфаи затлар, район халкы катнашты.
Кукмара туган якны өйрәнү музее 1870 нче еллар бинасында урнашкан. Ул вакытта анда бертуган Родигиннарның киез итек фабрикасы булган. Аңа сәүдәгәр Михаил Дмитриевич Родигин нигез салган. Үзенең әһәмияте ягыннан фабрика абыйлы-энеле Комаровларның Кукмарадагы предприятиеләреннән соң һәм губернадагы мондый профильдәге предприятиеләр арасында 1917 елга кадәр икенче урында тора.
Кукмара туган якны өйрәнү музее коллективы тантанада актив катнашты. Музейның үзендә ачык ишекләр көне һәм мастер-класс узды, анда кунаклар үзләренең сувенир киез итекләрен ясарга өйрәнә алдылар. Бу үзләрен фабрикант ролендә сынап карарга теләүчеләрнең барысы өчен дә менә дигән мөмкинлек иде.
Кукмара туган якны өйрәнү музее коллективы мондый вакыйгаларда катнашырга һәм Сезнең белән тарихка, мәдәнияткә һәм сәнгатькә булган мәхәббәтебезне уртаклашырга һәрвакыт әзер. Без сезне булачак чараларыбызда көтәбез!
«Гаилә» милли проекты гаилә институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә һәм барлык буыннарның үсеше һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Әлеге проект кысаларында мәдәният инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелә, ул җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен формалаштыруда төп роль уйный.