“Зилант” балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе яңалыклары

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрь көнне “Зилант” спроткомплексында спрот ветераннары хөрмәтенә, ООО “Намус” призына 1998-1999 елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык район Беренчелеге үтте. Ярышларны ачу тантанасында спорт вереннары катнашты. Сәламләү сүзе белән балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Хайруллин Ринат Рафкатович чыкты һәм спорт ветераннарына районда спортны, физик культурыны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярышларда катнашу өчен Яр Чаллыдан, Арчадан, Малмыңдан командалар килгән иде. “Зилант”  спорт мәктәбеннән Кукмара-1, Кукмара -2 командалары катнашты.

Көчле көрәштән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Яр Чаллы командасы, 2 урын – Кукмара-1 командасы, 3 урын – Арча командасы. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International