Ноябрь аенда Казанның Халыклар дуслыгы концерт залында республикакүләм татарча КВНның полуфинал уеннары үтте. Анда республикабыз районнарыннан 10 команда, шул исәптән районыбызның “Гаптери акчалары” дип аталган җыелма командасы да катнашты. Район командасы составында - Раис Ахметзакиров, Нияз Сабиров, Айсылу Равилова – Каркаусь урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Индира Гайфуллина, Илюса Минемуллина – Казан дәүләт культура һәм сәнгать университеты студентлары, Нафис Гайфуллин – Алабуга культура һәм сәнгать колледжы студенты, Кукмара районы мәдәният йорты халык театры артистлары Рөстәм һәм рушан Зиннуровлар. Полуфинал уеннары нәтиҗәләре буенча “Гаптери акчалары” командасы 6 декабрьдә Казанда үтәчәк финалда катнашу мөмкинлеге алды.