Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда ярдәм итү максатында, “Кояшкай” социаль приютында ата-аналар белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Гаиләдә балаларны мактау һәм шелтәләү темасына сөйләшенде. Чара балалар белән “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” темасына булган әңгәмәнең видеоязмасын караудан башланып китте. Шулай ук балалар үзләренең яхшы һәм начар эшләре турында сөйләделәр, аларны мактаганда һәм шелтәләгәндә нинди хисләр кичерүләрен әйттеләр. Чараның ахырында балаларның үз әниләрен бик яратулары һәм аларны начар эшләр белән бервакытта да борчымаячаклары турында әйтүләре һәркемнең күзләренә яшь китерде.