Россия территорияләре йод буенча кытлык кичергән илләр арасында өченче урында тора.
Йод организмга үсемлек һәм хайваннардан алынган азык — төлек продуктлары белән керә, һәм аның бик аз өлеше генә-су һәм һава белән.
Азыкта йодның даими җитешмәве беренче чиратта калкансыман бизнең төп гормоннары — составына йод кергән тироксин һәм трийодтиронин синтезының һәм секрециясенең кимүенә китерә. Аннары кире элемтә принцибы буенча калкансыман биз тукымасының компенсатор зураюына китерә торган башка гормоннар (гипофиз) синтезы һәм секрециясе арта. Ләкин бу аның функциональ тулылыгын тәэмин итә алмый, чөнки төзелеш элементы — йод җитми. Гипотиреоз һәм эндемик зоб — диффуз, төен, диффуз — төен, күп төенле авырулар үсеш ала. Балалар һәм яшүсмерләргә — диффуз бүксәсе, өлкәннәргә бүксәнең төен формалары хас.
Йод кытлыгы калкансыман бизнең энергия алмашын, тукымаларның үсүен һәм өлгерүен контрольдә тотучы, үзәк нерв системасының, йөрәк-кан тамырлары системасының, бавырның функциональ халәтен, кешенең эмоциональ тонусын көйләүдә катнашучы тиешле гормоннары җитмәү билгеләре белән чагыла.
Бик мөһим!
Әгәр балаларга һәм яшүсмерләргә йод җитмәсә, бу үсешнең тоткарлануына, иммунитетның кимүенә, димәк, йогышлы авыруларга күбрәк бирелүчәнлеккә китерергә мөмкин. Йод җитмәү интеллект үсешенә тискәре йогынты ясый, көчле арыганлыкка, игътибарны туплый алмауга, хәтернең һәм игътибарның начараюына китерә.
Әгәр өлкәннәрдә йод кытлыгы барлыкка килсә, бу шулай ук интеллектуаль өлкәдә бозылулар белән чагыла һәм, моннан тыш, репродуктив функциягә зыян китерә. Тумыштан килгән авырулар — гипотиреоз, эндемик кретинизм белән бала барлыкка килү куркынычы арта. Булачак баланың нерв системасы үсешенең бозылуы киләчәктә аның акыл үсешендә артта калуына китерәчәк, хәтеренә, ишетү сәләтенә, күрү сәләтенә һәм сөйләменә зыян киләчәк.
Йод җитешсезлегенең клиник чагылышлары озак вакыт тышкы яктан күренмәскә мөмкин, «яшерен ачлык»дип атала. Диагнозны табиб-эндокринолог тикшерү, калкансыман бизне утратавыш тикшерүе, кан сывороткасында гормоннарны билгеләү, сидек белән йод экскрециясен билгеләү нәтиҗәләре буенча куя ала.
Әлеге проблеманың һәр җирдә таралуын исәпкә алып, аны бетерү буенча нәтиҗәле чаралар гамәлгә ашырылырга тиеш. Профилактика массакүләм яки индивидуаль чаралар ярдәмендә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Массакүләм профилактика
1. Массакүләм куллану продуктларын йодлы өстәмәләр белән баету: мәсәлән, йодид яки калий йодаты белән.
Түбәндәге продуктлар йодлы өстәмәләр белән баеталар: аш тозы (безнең илдә беренче тапкыр 30 нчы елларда Көньяк Уралда башланды, бу мәктәп укучылары арасында авыруның шактый кимүенә китерде); икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре; шешәләргә салынган су; соклы эчемлекләр.
2. Оешкан коллективлар (мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары) менюсына йодка бай продуктларны кертү: көмешле хек, пикша, лосось, камбала, тәрәч, диңгез алабугасы, диңгез кәбестәсе.
Индивидуаль профилактика
1. Ашамлыклар составына йодлы тоз кертү.
2. Йодка бай табигый продуктлар куллану (кибеттә сайлау, продуктларны сайлауга профилактик якын килү)
3. Витамин-минераль комплекслардан файдалану. Моның алдыннан табиб белән киңәшләшергә киңәш ителә.
Бик мөһим! Балалар өчен йодка тәүлеклек ихтыяҗ 60 – 120 мкг, яшүсмерләр өчен – 130 – 150 мкг, өлкәннәр өчен – 150 мкг, йөкле һәм имезүче хатын – кызлар өчен 220-290 мкг тәшкил итә.
Чыганак: https://санщит.рус/