“Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Ветеран” клубының чираттагы утырышы үтте

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
“Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Ветеран” клубының чираттагы утырышы үтте. Анда Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Р.А., ветераннар оешмасы рәисе Мансуров Р.М., пенсия фонды начальнигы Сабитова А.Г. катнашты.
Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен, “Балкыш” II Республикакүләм фестивале лауреаты Рахимуллин Наилгә рәхмәт белдерделәр. Ветераннар катнашында концерт оештырылды, бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International