7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Манзарас авылы  С. Ахтямов исемендәге мәктәбендә 7-8 класс укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үтте. Аны оештыручылар иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге хезмәткәрләре. Чемпионатта районның барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 148 бала катнашты. Укучылар 100 минут дәвамында 100 сорауга җавап яздылар. Нәтиҗәләр буенча һәр класстан “Иң интеллектуаль укучы” билгеләнә. Чемпионатның нәтиҗәләрен алдагы көннәрдә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International