Пермь шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Идель буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 248 спортчы катнашты. Татарстан һәм Кукмара данын “Якын” яшьүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр яклады: Мифтахова Гузәл, Мустафин Марат, Якупов Ранис, Хафизов Ильнур, Гатин Рамзил. Мифтахова Гүзәл 3 урынга, Якупов Ринас 4 урынга лаек булды. Тренер Галәветдинов Алмаз Фаритовичны һәм аның шәкертләрен җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.