Лубян авылы мәдәният йортында районның үзэшчән сәнгать артистлары көче белән «Туган жирем мактала халкыбыз жырларында» дип аталган зур концерт оештырылды. Аның максаты Лубян авылы халкын районда яшәүче халыкларның культурасы, үэшчән артистларның һәм коллективларның иҗаты белән якынрак таныштыру иде. “Инвожо” удмурт халык ансамбле чыгышы, гармунчылар Ильгиз Зарипов һәм Рөстәм Хасанов башкаруында татар халык көйләре тезмәсе, Накыя Орлова, Алсу Мингазова, Руфинә Габделхаева, Алия Курочкина һәм Газинур Гильфановлар башкаруында татар һәр рус композиторлары җырлары тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Концертны район халые театры реңиссеры Рамил Саләхетдинов алып барды.