Фәрид Мөхәмәтшин студент хезмәт отрядларын юбилейлары белән котлады

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрь көнне Казанда Татарстан студентларның хезмәт отрядлары слеты булды. Ул студетлар хәрәкәтенең 50 еллыгына җагышланган иде. Форум “Буыннар слеты” дип аталды һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатор  комплексында үтте. Әлеге чарага Татарстанның төрле почмакларыннан 1200 делегат килгән иде.

 Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе  Фәрид Мөхәмәтшин әйтүе буенча, студентлар хәрәкәте бүгенге көндә бик кирәкле эш, ләкин тиешенчә бәяләнмәгән. Студентлар көче белән республикада күп объеклар төзелә. Татарстанда бүгенге көндә 100 гә якын шундый отряд бар.

Фарид Мөхәммәтшин студент отрядлары оештыруга күп көч керткән һәркемне, шул исәптән Лубян урман хуҗалыгы көллияте директоры Губайдуллин Мулланур Закиевичны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International