Сәләтле өстәмә белем бирү педагогларын ачыклау һәм аларга тагын да активрак эшләргә мөмкинлекләр тудыру максатында, “Иң яхшы иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге педагогы” дип аталган конкурс үткәрелә.
Конкурста төрле фән олимпиадалары, региональ, бөтенрусия конкурслары, конференцияләре җиңүчеләре һәм призерлары әзерләгән педагоглар катнаша ала.
Җиңүчегә символик истәлек бүләге һәм акчалата премия тапшырыла.
Өстәмә белешмәләр өчен телефон: 2-84-35