Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы игълан иткән, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Кукмара муниципаль Районы Башлыгы ярдәмчесе Г.М. Нурмухаматова кабинетында район советы аппараты җитәкчесе Р.Н. Гаянова, Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче А.Р. Фатихов, “Форпост Үзәге” директоры Г.М. Родыгина, “Хезмәт даны” газетасы журналисты Г.З. Галимзянова, информицион-методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча методисты Г.Р. Махмудова, Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Г. Гумерова, Кукмара үзәк китапханәсе директоры Р.Х. Касимова, “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры А.Б. Сафина канташында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда коррупциягә каршы пропагандага юнәлдерелгән мероприятиеләр планы эшләнде һәм Район Башлыгына расларга тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International