Зур Сәрдек мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучылар шахмат, шашка, кул көрәше, таяк тартышу кебек уеннарда катнаштылар. Оттырышсыз лотерея билеты уйнатылды, концерт оештырылды. Котлау сүзе белән ветераннар Советы рәисе М. Мансуров, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Р. Нигматзянов һәм авыл җирлеге башлыгы М. Фаттаховлар чыкты.