Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында 4 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының “Белем бирү сыйфатын күтәрүдә төркемнәрдә эшләү факторы” дигән темага район семинары үтте.
Башлангыч сыйныф укытучылары сингапур технологиясен кулланып яңа стандартлар буенча эшләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укытучылар Х.З.Хөсәенова, Р.М. Шәнгәрәева, С.А.Шакирова ачык дәресләр, Р.Ф.Динмөхәмәтова, А.Ф. Шәфигуллина мастер-класс, А.Р.Хәйруллина, В.Х. Арсланова гамәли дәресләр үткәрделәр.