“Олимп” боз сараенда Россия геройлары көненә багышлап 1997-199 елларда туган үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча ачык район беренчелеге узды. Ярышларны ачуда район ветераннар оешмасы Президиумы әгъзалары катнашты. 7 команда катнашында узган турнирда беренче урынга - Вятка Аланы районының “Шөн”, икенче-өченче урыннарга Кукмара-1 һәм Аш-Буҗи командалары лаек булды.