Коррупция дигән явызлыкка көрәш башлаган балалар һәм яшүсмерләр бүген Казан Кремленә җыелды. Дөресрәге, биредә ришвәтчелеккә каршы республика күләм оештырылып килүче иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм номинатларын тәбрикләделәр.
Татарстанда бу бәйге инде өченче ел уздырыла. Быелгы җиңүчеләрне җыйган тантаналы чарада лауреатларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, республика буенча баш федераль испектор Ренат Тимерҗанов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов котлады. Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучысы Диләрә Шәвәлиева (җитәкчесе Шарифуллина Н.Б.) “Ил киләчәге – минем кулларда!” дигән темага инша язып җиңүче булып танылды. Ул Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының дипломы һәм i-pad белән бүләкләнде. Шавалиева Диләрәне һәм Наилә Билаловнаны котлыйбыз, зур уңышлар телибез!