Ядыгәр авылы мәдәният йортында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат белән шөгыльләнү, үзеңне күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Шушы көннәрдә Ядыгәр авылы мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында «бильярд уены» узды. Бу кичне теләге булган һәркем бильярд өстәле артында үз көчен сынап карый алды. Башта катнашучылар мавыктыргыч спорт төре — бильярд турында белделәр, уен кагыйдәләре белән таныштылар. Ярышлар вакытында балалар үзләренең өстенлекләрен, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Әлеге уен сәламәт яшәү рәвешенә, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә багышланган иде.