Бүген Кукмарада район башлыгы Сергей Димитриев авыл җирлекләре башлыклары, район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән утырыш үткәрде.
Очрашу барышында районыбыз тормышына кагылышлы кискен һәм дулкынландыргыч мәсьәләләр каралды.
Утырышның тантаналы өлеше районда яшәүче алдынгыларны бүләкләү булды. Намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм Кукмара районы үсешенә керткән өлешләре өчен төрле тармак хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда районны лаеклы яклаучы һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче спортчыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Утырыш йомгаклары буенча якындагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде һәм җаваплы хезмәтләргә тиешле йөкләмәләр бирелде.