6 декабрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм татарча КВНның финал уеннары узды. Анда ярымфинал уеннарында җиңгән иң көчле 4 команда катнашты: Кукмара районыннан “Гаптери акчалары, Биектау районыннан “Биектау кәрләләре”, Бөгелмә районыннан “Әйбәт”, Мөслим районыннан “Чуер таш” ” командалары. Финал конкурсы нәтиҗәләре буенча “Гаптери акчалары” командасы икенче урынга чыкты. Егетләрне һәм кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!