Кукмара шәһәрендә гомер итүче Гаптраупова Шәфига Гафеевна бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шәфига Гафеевна тумышы белән Арпаяз авылыннан. Ул чор балаларына хас булганча, Шәфига апага тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килә. Яшүсмер вакыттан ук башта таналар, аннары атлар караучы булып эшли.
Шул авыл егете Камил белән тормыш коргач, яшь парлар Донбасс якларына бәхет эзләп чыгып китәләр. Шунда барып урнашкач, яхшы гына гомер кичерәләр, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Камил абый - шахтада эшли, заманында зур дэрэжэ булып саналган социалистик хезмэт Герое исемен ала. Шәфига апа төрле эштә, соңрак кибеттә җыештыручы булып эшли.
Бүгенге көндә юбиляр Кукмарада улы Наил гаиләсендә, килен, оныклары хөрмәтендә гомер кичерә.