Кукмара районы язгы ташуга әзер.

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара районы язгы ташуга әзер.

Башкарма комитет җитәкчесенең 72 нче карары белән район язгы ташуга каршы комиссиясе составы һәм Кукмара муниципаль районында 2026 елның язгы ташу чорында халыкны һәм территорияне яклау чаралары планы расланды.

Шулай ук КЧС һәм ОПБ утырышы булды. 06-26 нчы номерлы карар кабул ителде.

Район территориясендә тыгылу куркынычы булган елга участоклары ачыкланмаган. Боз тоткарлыгы Нократ елгасы агымы буенча түбәнрәк — Лубян авылыннан 4 км ераклыкта (Удмурт Республикасы территориясе, Кырым Слудкасы авылы) барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта соңгы 25 елда мондый очраклар теркәлмәде.

Вәзгыятьне контрольдә тоту өчен җирлек башлыклары һәм «Базовый Проект»ҖЧҖ белгечләре арасыннан вакытлыча Күзәтүчеләр челтәре төзелде. Март ахыры-апрель башында Лубян авылындагы буада бозны каралау планлаштырылган.

Районда язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле техника: насослар, мотопомпалар һәм махсус техника бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International