"Рассвет" агрофирмасында узган семинар-киңәшмәдә терлекчелектә продукцияне арттыру бурычы куелды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

“Рассвет” агрофирмасы базасында терлекчелек тармагының 11 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар Нырья фермасында хезмәтне оештыру, терлек асрау технологиясе, ашату тәртибе белән таныштылар. 7 ел элек “Урал” хуҗалыгына кушылгач, агрофирмада продукция җитештерү нык артты, хезмәт хаклары вакытында түләнә, ел саен төзелеш реконструкция эшләре башкарыла. “Урал” хуҗалыгының Каенсар бригадасында да һәр тармакта эш табыш алырлык итеп оештырылган. Бүгенге көндә “Урал”да һәр сыердан көнгә уртача 20 литр сөт савыла, дәүләткә 32 тонна сөт озатыла. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ураллыларның хезмәтенә олы бәя бирде, агрофирма җитәкчеләренә дә терлекчелектә продукция җитештерүне арттыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International