Андреевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: аларның уллары Богдан керәшен җырларын яшь башкаручыларның «Туым Җондозы»-«Рождественская звезда — 2026» конкурс-фестиваленең I дәрәҗә лауреаты булды

2026 елның 9 марты, дүшәмбе

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Андреевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: аларның уллары Богдан керәшен җырларын яшь башкаручыларның «Туым Җондозы»-«Рождественская звезда — 2026» конкурс-фестиваленең I дәрәҗә лауреаты булды. Әти — әниләре — Светлана һәм Радим Андреевлар өчен улының уңышы чын горурлык һәм икеләтә бәхет булды. Баланың сәхнәгә ышаныч белән чыгып, үз иҗатын лаеклы тәкъдим итүен күрү-гаилә өчен аерым бер шатлык.

Андреевлар гаиләсендә милли музыкага мәхәббәт аерым урын алып тора. Светлана Борисовна матур җырлый, гаилә башлыгы Радим Андреев оста итеп гармун уйный, ә хәзер гаилә музыкаль дуэтына аларның улы Богдан да кушылды. Талант һәм музыкага кызыксыну гаиләдә буыннан-буынга күчә: әнисенең күп кенә туганнары да җырлый, ә Геннадий абый гармунда уйный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International