Кукмара үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә «Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр 7 гыйнварда башланып китте, бүгенге көнгә гомуми күләмнең 40 проценты башкарылган.
Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов билгеләп үткәнчә, Иске өслекләрне сүтү тулысынча төгәлләнгән, инженерлык коммуникацияләре һәм электр үткәргечләре салу актив алып барыла, диварлар әзерләнгән. Барлык су, җылылык һәм канализация системалары тулысынча яңартылачак.
Ремонттан соң бүлекчәдә тугыз палата, изолятор һәм көндезге стационар палатасы, заманча караватлар һәм җиһазлар, балалар өчен уен зонасы, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар өчен уңайлы шартлар барлыкка киләчәк. Куркынычсызлык өчен видеокүзәтү камералары урнаштырачаклар, янгын турында хәбәр итү системасын яңартачаклар һәм бүлмәләрне бактерицид лампалар белән җиһазлаячаклар. Ремонтны җәй ахырына төгәлләү планлаштырыла.