Татарстан Республикасы беренчелегендә Бронза — Кукмара районы волейболчыларында.

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы беренчелегендә Бронза — Кукмара районы волейболчыларында.

Казанның Үзәк стадионында 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышларда республиканың иң көчле командалары катнашты, алар югары әзерлек дәрәҗәсен, команда уенын һәм чын спорт характерын күрсәттеләр.

Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — «Центральный» ФСОның «Юность» СШОР, Казан шәһәре
2 урын — Яр Чаллы шәһәре
3 урын — Кукмара шәһәре командасы

Волейболчы кызларыбызны һәм аларның остазын беренчелекнең лаеклы бронза бүләге белән котлыйбыз! Киләчәктә дә спортта уңышлар, якты җиңүләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда яңа казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International