Кукмара районы-Мәдәни үсеш лидерлары арасында!
Безнең район «Халык» һәм «Үрнәк» коллективлар өлеше буенча лидерга әйләнде-бүген бездә әлеге мактаулы исемгә ия 20 коллектив эшли. Район мәдәният учреждениеләрендә 8 меңгә якын катнашучыны берләштергән 700 клуб оешмасы эшли.
Шулай ук Кукмара мәдәният волонтерлары саны буенча 1 нче урында. Бер ел эчендә алар катнашында 30 эре чара уздырылган. Моннан тыш, районның мәдәни проектлары актив үсә: 2025 елда 7 миллион сумга якын грант акчасы җәлеп ителгән.