2026 елның 17-19 мартында Менделеевск шәһәрендә 2008/09 елгы.командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Сезон дәвамында Актаныш, Менделеевск, Чирмешән, Лениногорск, Кама Аланы, Минзәлә, Казан, Кукмара, Азнакай, Мамадыш, Байлар Сабасы, Чистай, Апас шәһәрләреннән 13 команда җиңүче титулы өчен көрәште. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Айсберг» командасы алды Менделеевск, икенче урында –Кукмара шәһәренең «Олимп», беренче урында – Казан шәһәренең «Ак Бүре». «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Данил Зиатдинов, «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Дамир Галиуллин танылдылар. «Олимп» командасын һәм тренер Булат Кадировны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.