Кукмара шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме узды

2026 елның 22 марты, якшәмбе

Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында район халкын һәм кунакларны шатлык, гореф-гадәтләр һәм яңарыш рухында берләштергән якты язгы Нәүрүз бәйрәме узды.

Бәйрәм программасы бай һәм күптөрле булды: тамашачыларны фольклор коллективлары чыгышлары, халык уеннары һәм дәртле биюләр сөендерде, алар чын-чынлап җылы һәм дустанә кәеф тудырды.

Кунаклар өчен традицион ризыклардан-хуш исле карга боткасыннан, кайнар чәй һәм яңа пешкән коймактан авыз итү аерым бер сый булды, алар бәйрәмгә милли төсмер өстәде.

Нәүрүз кебек якты һәм әһәмиятле чараны уздыру «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә. Бәйрәм гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, мәдәни мирасны саклауга һәм милләтара диалогны үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International