21 мартта 12.00 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында язгы Нәүрүз бәйрәме узачак.
Программада:
- фольклор төркемнәре чыгышлары, уеннар һәм биюләр;
- карга боткасыннан, кайнар чәй һәм коймактан авыз итү.
Нәүрүз кебек якты һәм әһәмиятле чараны уздыру «гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә. Бәйрәм гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, мәдәни мирасны саклауга һәм милләтара диалогны үстерүгә ярдәм итә.