Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев барлык райондашларыбызны Ураза гаете белән тәбрикләде

2026 елның 20 марты, җомга

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев барлык райондашларыбызны Ураза гаете белән тәбрикләде:

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне чын күңелдән олы бәйрәм – Ураза гаете белән котлыйм! Әлеге изге бәйрәм – рухи чистарыну һәм игелек кылу аеның тәмамлануын билгели, кешеләрне бер-берсен ихтирам итәргә чакыра.

Шунысы куанычлы, күп кенә райондашларыбыз Рамазан аен ураза тотып, хәйрия ярдәме күрсәтеп уздырдылар. Киләчәктә дә татулыкны ныгытуга, районыбыз һәм республикабыз үсешенә өлеш кертерсез дип ышанам.

Кадерле якташлар! Бу бәйрәм һәр йортка шатлык, аңлашу һәм иминлек алып килсен. Сезгә бәхет, тынычлык-бәрәкәт, озын гомер телим!

Бәйрәм мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International