Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында быел торак төзү планлаштырылган авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Кукмара районы әлеге программаны гамәлгә ашыруда 2020 елдан бирле актив катнаша.
2026 елда безнең районда 93 торак йорт төзү планлаштырыла. Бу авыл территорияләрен үстерүдә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, кадрларны беркетүгә һәм эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән җитди адым. Программа Эш бирүчеләр һәм муниципалитетлар катнашында гамәлгә ашырыла, бу ресурсларны нәтиҗәле җәлеп итәргә һәм тотрыклы үсеш тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Киңәшмә барышында төзелеш эшләрен башкару срокларына һәм сыйфатына, багланышларга аерым игътибар бирелде.