Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы булды, ул Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кукмара муниципаль районыннан ВКС эшендә профилактика системасының барлык субъектлары вәкилләре, шулай ук мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Утырыш барышында балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, аларның иминлеген тәэмин итүгә һәм законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән ведомствоара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International