Казанда Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы — 2025-2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.
Россия халыкларының бердәмлеге, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында конкурс укытучыларның тарихи хәтерне саклауда һәм традицияләрне тапшыруда — беренче остазлардан алып хәзерге герой-педагогларга кадәр мөһим роль уйнавын ассызыклый. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «педагоглар һәм Остазлар»федераль проектына зур өлеш кертү.
Конкурста Кукмара районыннан Хафизова Минзилә Рәфис кызы, Кукмараның 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, зона этабында җиңүче катнаша. Минзилә Рәфис кызы Казан шәһәренең «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы базасында «дәрес» һәм «педагогик интервью» конкурс сынауларын уңышлы узды.