Хыяллар чынга аша
«Росмолодёжь.Гранты» 1 сезонына гаризалар кабул итү башланды! Әгәр синең социаль инициативаң булса — аны яңа баскычка күтәрү өчен иң уңайлы вакыт. «Росмолодёжь.Гранты» конкурсы «Молодёжь и дети» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Берничә мөһим пункт:
Проект җитәкчесенең һәм команда әгъзаларының яше — 14тән 35кә кадәр (кертеп). Үз проектыңны 18 номинациянең берсе буенча тәкъдим итә аласың. Хыялыңны тормышка ашыру өчен 1 000 000 сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.
Үткән елда ике сезон йомгаклары буенча 30 000нан артык гариза кабул ителгән.
Сылтама буенча күчеп, беренчеләрдән булып гаризаңны тапшыр. Конкурста теркәлү өчен сылтама:
https://myrosmol.ru/events/b546fb62-2019-4fd3-9fe7-d98fc269f5d9