25 мартта Кукмарага Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы килә.

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Иртәгә, 25 мартта, Кукмарага Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы килә.

Кайда: Ворошилов урамы, 24нче йорт, терапия корпусы (элекке «ашыгыч ярдәм» бинасы, КИЗ кабинеты)
Кайчан: иртәнге сәгать 09.00 сәгатьтән башлап.

Бер донация өч кешенең гомерен саклап кала ала. Донорларга түбәндәгеләр гарантияләнә:
— ике түләүле ял көне;
— акчалата компенсация;
— бушлай экспресс-тикшеренү;
— ташламалар белән «Мактаулы донор» исемен алу мөмкинлеге.

Кем кан тапшыра ала?
18 яшь тулган, авырлыгы 55 кгнан ким булмаган, медицина каршылыклары булмаган РФ гражданнары. Донацияләр арасында аерма — ким дигәндә 60 көн.

Әзерлек ничек?
Алдагы көнне — майлы, төче, сөт ризыкларыннан һәм спиртлы эчемлекләрдән тыелыгыз. Иртән — татлы чәй, җиңел иртәнге аш.

Үзегез белән: паспорт һәм СНИЛС.

Бөтен процедура якынча бер сәгать вакыт ала. Кан тапшырган көнне физик көчәнешләрдән һәм саунадан сакланыгыз, повязканы 4 сәгать дәвамында чишмәгез.

Әгәр авырыйсыз яки антибиотиклар кабул итәсез икән — килүне соңгаракка куерыгыз.

Үзегез килегез, дусларыгызны һәм хезмәттәшләрегезне дә ияртегез. Сезне чәршәмбе көнне иртәнге 9.00 сәгатьтә Кукмор үзәк район хастаханәсендә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International