18–22 март көннәрендә Салават шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) Мәктәп баскетбол лигасы «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының федераль этабы финалы узды.
Спорт мәйданчыгында Идел буе федераль округының иң көчле мәктәп командалары очрашты. Чарада региональ этап җиңүчеләре — Киров, Түбән Новгород, Сембер, Пенза, Ырынбур, Самар һәм Сарытау өлкәләре, шулай ук Татарстан, Мари Ил, Мордовия, Башкортстан һәм Чуваш Республикалары, Пермь крае вәкилләре көч сынашты.
Кукмара баскетболчылары Идел буе федераль округы чемпионаты финалында икенче урынны алды. Команданың иң яхшы уенчысы дип Максим Воронин танылды. Бу уңыш аларга 2026 елның 17–25 апрелендә Ижевскидә узачак Суперфиналга юллама бирде.