Бүген Кукмарада XXVI елгы «Созвездие-Йолдызлык-2026» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телефестиваленың зональ этабы башланды.
Өч көн дәвамында шәһәрнең төп сәхнәсе җанлы чыгышлар, иҗат бәйгеләре һәм чын талантлар бәйрәме өчен мәйданчыкка әйләнәчәк.
Зональ этапта республиканың җиде районы вәкилләре катнаша: Арча, Атнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау һәм, әлбәттә, Кукмара районы үзе. Көн саен фестиваль меңләгән баланы берләштерә, алар эстрада сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларга онытылмас хисләр бүләк итә.
Конкурсантлар төрле жанрларда үзләренең осталыгын күрсәтергә тиеш, ә абруйлы жюри иң яхшыларны билгеләячәк. Барлык катнашучыларга да илһам, үз көченә ышаныч һәм якты җиңүләр телибез! Бу өч көн һәркем өчен зур сәхнәгә һәм яңа иҗат биеклекләренә атлаган адым булсын.