Казанда «Орфейның алтын тавышы» халыкара вокал сәнгате конкурсы узды, анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары актив катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча безнең егетләр югары осталык күрсәтте һәм призлы урыннарга лаек булды:
«Вокал. Соло» номинациясендә:
Азат Фатхуллин — 1 урын
Камиль Валиев — 1 урын
Альфис Аглиуллин — 3 урын
Талантлы вокалистларны һәм аларның җитәкчесе Л. М. Хөснетдинованы лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез! Сезнең хезмәт һәм осталык Кукмор районын горурландыра!