Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе булды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген икенче чакырылыш Кукмара район Советының утыз икенче сессиясе булды. Сессиядә түбәндәге ике мәсьәлә каралды:

1.Кукмара районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты проекты.

2.Кукмара муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Уставына үзгәрешләр кертү проекты.

Әлеге көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллинның, район советының юридик бүлек җитәкчесе Ирина Ходованың чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин йомгаклау сүзе белән чыкты. Сессияне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International