25 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен Халыкара театр көне уңаеннан “Могҗизалар дөньясы ул театр” дигән тематик кичә үткәрде. Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде. “Сәхнә” журналында басылып чыккан мәкаләләр белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр шигырьләр тыңладылар. ”Йомры икмәк” әкиятендә бик теләп катнаштылар. Биредә дәваланучы Илсияр ханым, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында эшләүче кызы, якташыбыз Физәлия Хәлил кызының рольләре турында әйтеп үтте. Үзәктә дәваланучылар бик күңелле итеп “Аулак өй” уенында да катнаштылар. Минемуллин Минлехан абый оста итеп гармунда уйнап “Аулак өй”дә катнашучыларны җырлатты, биетте.