Кукмара баскетболчылары — КЭС-БАСКЕТ федераль этабы финалының көмеш призёрлары

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

18–22 март көннәрендә Салават шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының федераль этабы финалы узды.

Майданчыкта Идел буе федераль округының (ИБФО) иң көчле мәктәп командалары очрашты. Чарада катнашучылар — Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Пенза, Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләре, шулай ук Татарстан, Мари Ил, Мордовия, Башкортстан һәм Чуашстан республикалары, Пермь крае региональ этапларының җиңүчеләре.

Безнең баскетболчылар ИБФО чемпионаты финалында икенче урынны яуладылар. Команданың иң яхшы уенчысы — Максим Воронин. Бу уңыш аларга 2026 елның 17–25 апрелендә Ижевскидә узачак Суперфиналга юллама алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International