19–22 март көннәрендә Чистайда 2010–2011 елгы егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Кукмара районы намусын «Зилант» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре якладылар.
Тренер Илмар Шәймарданов җитәкчелегендә безнең егетләр матур уен, җиңүгә омтылыш һәм чын команда рухы күрсәттеләр. Нәтиҗә — «А» төркемендә лаеклы 2-нче урын һәм көмеш медальләр!
Спортчыларны һәм аларның остазын югары нәтиҗә белән котлыйбыз!