Кукмара укытучысы Бөтенроссия «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» конкурсында җиңүче булды.
2026 елның 16–19 мартында Казанда Бөтенроссия «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» конкурсының финал этабы узды. Зур һөнәри бәйге илнең төрле төбәкләреннән килгән педагогларны берләштерде, алар югары осталык, белем тирәнлеге һәм үз эшенә тугрылык күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә Кукмара шәһәренең 3-нче мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Лилия Фоат кызы җиңүче дип табылды.
Бөтенроссия кимәлендә бирелгән югары бәя — бу педагогның шәхси талантын гына түгел, ә туган телне саклау һәм үстерүгә аерым игътибар бирелүче Кукмара районының бөтен мәгариф системасын тану да.
Лилия Фоат кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Яңа иҗат уңышлары, илһам һәм рәхмәтле укучылар телибез!