2026 елның 29 мартында .Байлар Сабасында 2019-2020 елларда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Казаннан «Ак Барс», «GS», Апасның «Алтын Алка», Биектаудан «Биектау», Кукмараның «Ягуар» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы, тренер Диас Сәйфетдинов өченче урынга чыкты.