Конкурслар:
– «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы»,
– «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы»,
– «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы потребитель кооперативы рәисе»,
– «Татарстан Республикасында АПКның кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы».
Документлар һәм гаризалар 2026 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә. Без сезне эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәбез: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче кабинет.
Йомгакларны 20 апрельдә узачак утырышта конкурс комиссиясе чыгара. Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм кирәкле документлар формалары турында тулырак мәгълүмат — agro.tatarstan.ru сайтында.