Кукмарада «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленың зона этабы башланды

2026 елның 28 марты, шимбә

Фестиваль Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Әтнә һәм Теләче районнарының яшь иҗатчыларын бергә җыйды. Бу – сәнгатьнең чын бәйрәме иде, монда һәр катнашучы үз потенциальн ачуга, осталыгын күрсәтүгә һәм тамашачылар белән жюри әгъзаларына иҗатка чиксез мәхәббәтен җиткерүгә омтылды.

Тантаналы ачылышта хөрмәтле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Рифгат улы Кадыйров, район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, «Созвездие – Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең продюсеры Дмитрий Туманов, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чыгышларында алар фестивальнең яшьләр иҗатын үстерү мәйданчыгы буларак әһәмиятен ассызыклады, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм аларга илһам, ышаныч, яңа иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International