Сөләйман Фәхретдинов — Россия чемпионы!
Кукмаралы сноубордист, Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Бөтенроссия пьедесталын яулады. Сөләйман Фәхретдинов борд-кросс буенча Бөтенроссия ярышларында абсолют лидер һәм чемпион булды. Турнир Кемерово өлкәсендә, тайга урманнары арасында урнашкан Белогорск шәһәрендә, «Горная Саланга» спорт комплексы базасында узды. Безнең якташ лаеклы җиңү белән өенә кайтты.
Без Сөләйманны һәм аның тренеры Ибәтов Ильясны бу күркәм нәтиҗә белән котлыйбыз! Сез — безнең горурлыгыбыз. Чемпионга ❤ куегыз һәм комментарийларда ярты сүзләрегезне языгыз!